Шигъри сәгать: "Балачак илендә".
29май-балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан китапханәдә 1нче сыйныф укучылары белән "Балачак илендә" темасына шигъри сәгать үткәрелде.Чара барышында шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, шагыйрьнең китапханәдә булган китапларыннан сәнгатьле итеп кычкырып шигырьләр уку оештырылды. “Бари Рәхмәт-балалар шагыйре” темасына оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Максат: укучыларны күренекле татар шагыйре Бари Рәхмәт иҗаты белән кыскача таныштыру, аның иҗатына кызыксыну уяту; шигырьне сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, олыларга хөрмәт, бер - береңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.