"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.
Соңгы кыңгырау - дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы бәйрәм.
24 нче май көнне Аксу урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы алты укучы һәм 11нче сыйныфын тәмамлаучы 4 егет өчен соңгы кыңгы-рау чыңлады. Әлеге вакыйгага багышланган тантана бик җылы бәйрәм рухында үтте. Укучыларны бәйрәм белән район вәкиле, авыл җирлеге рәисе, “Бола” агрофирмасы җитәкчесе һәм Аксу авылы китапханәчесе, әти-әниләр тәбрикләп киттеләр, үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.