Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе : "Гаилә-җылы учак"

15 май - Халыкара  гаилә көне. Бу  көн Россиядә 1994 елдан  бирле  билгеләп үтелә. Бу  заманда  һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Гаилә — ул әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Матур гаилә кору, анда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш, нигезе нык булмаган йортның да стеналары ярыла яки  бөтенләй җимерелә. Гаилә тормышы һәркем өчен дә зур сынаулар аша үтә торган сикәлтәле юл кебек. Гомүмән һәр гаилә – үзе бер серле сандык. Гаилә көненә карата китапханәдә  “Гаилә - җылы учак” темасына китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү ясалды, гаилә темасына шигырьләр уку оештырылды.