Китап күргәзмәсе :"19 май – Татарстан матбугаты көне"
19 май – Татарстан матбугаты көне. Аны 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куя. Бу көн беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Әлеге бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редактор, блогер, нәширләр, полиграфистлар, басма матбугат таратучыларны берләштерә. Матбуган көне уңаеннан китапханәдә республикабызда басылып чыга торган газета-журналлардан китап күргәзмәсе оештырылды.