Бөек Җиңү көне белән хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары!
Быел Бөек Җиңү язының 77 еллыгын каршы алабыз. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы елдан-ел кими. Исән-сау булганнары да олы яшьтә. Әмма хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкраулары, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдаулары, сугыш елы балаларының әрнү - сагышларын оныта торган түгел… Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш һәм тыл ветераннарына Татарстан, район җитәкчелеге тарафыннан бүләкләр җибәрелде. Без, Аксу авыл җирлеге, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшь армиячеләр, аларны тапшырып чыктык, үзебезнең теләкләребезне җиткердек.Илебез күге тыныч, аяз булсын. Һәркайсыбызга сәламәтлектә, гаилә иминлегендә, бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын.