Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Шигырь бәйрәме: “Гасыр кичкән шигърият”.

26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Быел аның тууына 136 ел тула. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә Тукай иҗатына багышланган “Гасыр кичкән шигърият” исемле шигырь бәйрәме уздырылды.

Чараның төп максаты: укучыларга Габдулла Тукай иҗаты үрнәкләре буенча өстәмә мәглүматлар бирү, әсәрләрен укуга кызыксыну уяту, аның әсәрләре аша укучылар күңелендә шәфкатьлелек, түземлек, батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбияләү, матур сөйләм телен үстерү күнекмәләре булдыру.