Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе: "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын".

 Габдулла Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар культурасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукай шәхесенең, ул иҗат иткән рухи байлыкның әһәмияте еллар үткән саен арта гына бара. Быел Г.Тукайның тууына 26 нчы апрельдә 136 ел тула. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды.