Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Тукайны искә алу сәгате.

15 апрель бөтен җир шарында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1913 елда бу көнне татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктый. Аның вафатына 109 ел тула. Әлеге көнгә карата 5нче сыйныф укучылары белән Аксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Рәзинә Фәрит кызы катнашында Тукайны искә алу сәгате үткәрелде. Укучылар белән Габдулла Тукайның тормыш юлын, балалар өчен язылган әкиятләрен, мәсәлләрен, шигырьләрен искә төшердек, кайберләрен укып киттек.