Тематик кичә: "12 апрель - Космонавтика көне”
12 апрель - Космонавтика көне, кешелек тарихында истәлекле дата. Юрий Гагаринның Галәмгә беренче мәртәбә очуына 61 ел. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсендә 6нчы сыйныф укучылары белән “12 апрель - Космонавтика көне” исеме астында тематик сәгать үткәрелде. Укучылар космос турындагы китаплар белән таныштылар, кешенең тугры дуслары - этләр Лайка, Стрелка һәм Белка, Восток-1 космик корабында беренче булып Җир орбитасын урап узган Ю.Гагарин турында белделәр.Кичә ахырында укучылар белән социаль челтәрләрдә бара торган космос темасына багышланган онлайн-викториналар чиштек.