Якташыбыз, балалар шагыйре Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңае белән, мәктәп белән берлектә “Җирдәге якты йолдыз” дигән темага әдәби кичә үткәрелде. Укучылар Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрен өйрәнделәр; биографиясе белән таныштылар; шигырьләре җыентыкларыннан төзелгән күргәзмәне карадылар.