Китап күргәзмәсе: "Хыялый галәм Йолдызы".
Балалар шагыйрәсе, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәповага 10нчы апрельдә 60 яшь тула. Йолдыз Җамалетдинова-Шәрәпова – бар күңеле һәм фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре. Аңа балаларча уйлый белү, моңсулана белү хас. Шуңа күрә дә шигырьләре табигый, балаларның үзләренчә килеп чыга. Шигырьләрендә балалар тормышына гына хас вакыйгалар, сөйләшүләр, бәхәсләр тудыра.Аның юбилеена карата китапханәдә “Хыялый галәм Йолдызы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрәнең шигырь җыентыклары урын алды.