Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Дөньякүләм XIX #әдәбимарафон

1нче апрельдән Дөньякүләм XIX #әдәбимарафон башланды. Китапханәдә яшь үзенчәлекләренә карап, 29 нчы марттан 31 нче мартка кадәр китаплар бирү оештырылды."Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан берлектә оештырылып үткәрелә торган онлайн-проект.

Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында китап укучы марафончылар вакытны дөресрәк файдалана башлыйлар, яңа дуслар табалар, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар.