Экологик кичә:"Кошлар - безнең дусларыбыз".
1апрель - Халыкара кошлар көне. Бу көн 1906 елдан башлап дөнья күләмендә үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Халыкара кошлар көненә карата Аксу авылы китапханәсендә “Кошлар - безнең дусларыбыз” темасына урта төркем укучылары белән экологик кичә үткәрелде. Кичә барышында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Укучылар кошлар турында шигырьләр укыдылар.
Максат: Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.