Китап күргәзмәсе :“Шигърият дөньясында”
21 март - Бөтендөнья шигърият көне. Бу көнгә карата китапханәдә “Шигърият дөньясында” темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге бәйрәмгә 1999 елда — ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен (World Poetry Day) билгеләп үтү турында карар кылына. Иң беренче Шигърият көне ЮНЕСКОның штаб-квартирасында — Парижда үткәрелә.