Китап күргәзмәсе: «Галимҗан Ибраһимов-күренекле талант иясе».
Г.Ибраһимов бөтен көчен, талантын һәм гомерен туган халкына хезмәт итүгә багышлаган, күп гасырлык татар әдәбиятын яңа сәхифәләр белән баеткан, ХХ гасыр башы әдәби-мәдәни хәрәкәтенә яңа рух өстәгән, шулай ук әдәбият белеме, мәгариф, тарих, публицистика, иҗтимагый фикер үсешендә гаять тирән эз калдырган иң күренекле классикларыбызның берсе. Язучының тууына 12нче мартта 135 ел тула.Шул уңайдан китапханәдә «Галимҗан Ибраһимов-күренекле талант иясе» темасына китап күргәзмәсе оештырылды.