Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

#шигырьукыймүзтелемдә

 21февраль-Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Туган тел- һәркем өчен дә газиз бу. Чөнки иң кадерле сүзләрне дә иң элек туган телдә әйтәбез.Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Гаять зур әһәмияткә ия булган телебез-тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше, һәр халыкның туган теле-аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Китапханә Туган тел көненә карата "Шигырь укыйм үз телемдә" темасы астында туган телебездә  онлайн шигырь уку оештырды. Чарада барысы 12 китап укучы катнашты.