Китап күргәзмәсе: “Җиһанның асыл затлары"
Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март җитә. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне.Хатын-кыз - җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та.Әлеге көн уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә “Җиһанның асыл затлары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә татар язучыларының хатын-кызларга багышланган китаплары куелды.