Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:“Наркомания - афәт ул!”

 Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте - наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора.1 март-Халыкара  наркоманиягә һәм наркобизнеска  каршы көрәш көненә карата Аксу авылы китапханәсендә "Наркомания-афәт ул!" дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды.  Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү.