Китап күргәзмәсе:"И, газиз гатуган телем!".
“Теле юкның – иле юк”,- ди халык. Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар. 21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан - ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Без – татарлар, туган телебез-татар теле. Татар теле... тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!
Китапханәдә «И, газиз туган телем! » Туган телләр көненә карата китап күргәзмәсе оештырылды.