Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әдәби - музыкаль кичә: “Илһам Шакиров-татар халкының рухи көзгесе”.

 “Илһам Шакиров-татар халкының рухи көзгесе” темасы астында үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе  Илһам Шакировка багышланды. Укучылар “Ай, былбылым”, “Ак каен”, “Сәрвиназ”, “Әйдә барыйк урманга”, “Идел буе каеннары”, “Ялгыз көймә”, “Җиз кыңгырау моңнары”, “Герман көе” һәм башка җырларны башкардылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Хәйруллина Р.Ф. бөек шәхес һәм кабатланмас моң иясе, халкыбызның яраткан җырчысы турында мәгълүмат бирде.Авыл китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. Илһам Шакировның иҗатына багышланган китапларга күзәтү ясады.