Китап күргәзмәсе: "Мин зур эшләр өчен туганмын".
Бакый Урманче дистәләгән һөнәр иясе: рәссам, графика остасы, бизәүче, балта остасы, агачка уеп ясаучы, сынчы, шагыйрь, җырчы, музыкант, энциклопедияче, телләр остасы, укытучы… Уникаль сәләткә ия булган әлеге шәхес матур, көчле баритон тавыш белән җырлаган һәм искиткеч матур итеп скрипкада уйнаган! Ул 93 яшькә чаклы яшәп бик күп сәнгать әсәрләре иҗат итеп калдырган. Алар арасында 3000 нән артык график эшләре, 300 дән күбрәк картиналары (нәкыш) һәм 100 дән артык скульптура эшләре бар. Инглиз, француз, алман телләрендә укый-сөйләшә алган. Бөек шәхесебезнең тууына 23 нче февральдә 125 ел тула. Шушы юбилей уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә “Мин зур эшләр өчен туганмын” темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Бакый Урманченың иҗатын чагылдырган китаплар, газета-журналлар, тематик папка урын алды.