Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе: "Горурлыгым минем-Республикам!"

7 февраль - ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Герб — Татарстан Республикасы суверенитетын, Татарстан халкының үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыручы дәүләт билгесе. Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчысыннан тора. Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш — кызыл, Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка ак, янтавындагы түгәрәк яшел, калкан, бизәк һәм Татарстан язуы алтын төс белән ясалган. 

Аксу авылы китапханәседә Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды.