Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:"Балалар шагыйрәсе Зәкия Туфайлованың тууына 115 ел".

   Аксу авылы китапханәсендә балалар шагыйрәсе Зәкия Туфайлованың  тууына   115 ел тулуга карата китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрәнең китаплары һәм аның турында язылган басмалар урын алды.

Зәкия Туфайлова, Зәкия Туфаил кызы Туфайлова (Шәйхетдинова, 1907 елның 29 гыйнвары, Уфа губернасы, Бөре өязе, Илморза — 1977 елның 11 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — язучы, балалар шагыйрәсе. 1971 елдан ССРБ (Татарстан АССР) Язучылар берлеге әгъзасы. Аның балалар өчен язган шигырьләре кыскалыгы, кыскалыкта осталыгы белән истә кала.