XVIII Дөньякүләм #әдәбимарафон.
1нче гыйнвардан XVIII Дөньякүләм #әдәбимарафон башланып китте. Шунлыктан Аксу авылы китапханәсендә әдәби марафонда катнашучыларга яшь үзенчәлекләренә карап китап-журналлар бирелде. «Китап белән күз ачыла, тел белән сүз ачыла» темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды.
«Әдәби марафон» - ул татарны берләштерүче, телне саклаучы, үстерүче проект. “Әдәби марафон” проекты кысаларында марафонда катнашкан һәр кеше 21 көн дәвамында татар телендә чыккан китап-журналлар укырга һәм аларның иң кызык дип тапкан өлешләрен социаль челтәрләрдә урнаштырырга тиеш. Бигрәк тә инде мин бу проектта катнашырга мәктәп укычыларын тартырга тырышам. Балачакта укылган китап гомер буена диярлек истә кала һәм кешенең киләчәк үсешенә зур йогынты ясый. Китап укыган баланың уку тизлеге, укыганны аңлау дәрәҗәсе югары, сөйләме камил була. Укучыларның грамотлылыгы үсүдә дә әдәби марафонның зур өлеше бар. Күп еллар буена тикшерелгән нәтиҗәләрдән күренгәнчә, замана ничек кенә алга китсә дә, баланың уй фикер үсеше китаптан килә. Китап биргән белемне, тәрбияне башка бер әйбер дә бирә алмый.
Китап ул-бүгенге яшәешебез, киләчәгебез, ул дога да, изге сүз дә... Татар халкы гомер- гомергә укымышлылыгы, гыйлемле булуы белән дан тоткан.