Күренекле татар язучысы Ркаил Зәйдулла иҗаты белән танышу.
Күренекле татар язучысы Ркаил Зәйдуллага 23 гыйнварда 60 яшь тула. Шул уңайдан китапханәдә кече төркем укучылары белән татар халкының милли бәйрәме Сабан туеның тарихын чагылдырган хикәяләрен үз эченә алган “Сабантуй сөлгесе” китабына күзәтү ясалды. Балалар бу китаптагы хикәяләрне укып , Сабантуй бәйрәме белән бәйле татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштылар. Китапта татар халкының милли бәйрәме - Сабан туендагы төрле уеннар һәм ярышлар балалар өчен мавыктыргыч итеп тасвирлана. Китапханәче Ркаил Зәйдулланың «Бирнә җыю» хикәясен укыганнан соң, укучыларны ничек итеп татар кызлары һәм хатыннары борын-борыннан Сабантуйга - бүләкләр, йорт өчен чаршаулар, кашагалар, сөлгеләр әзерләүләре турында сөйләп узды.