"Без-әдәби марафончылар".
1нче гыйнвардан XVIII #әдәбимарафон башланып китте. «Әдәби марафон» - ул татарны берләштерүче, телне саклаучы, үстерүче проект. “Әдәби марафон” проекты кысаларында марафонда катнашкан һәр кеше 21 көн дәвамында татар телендә чыккан китап-журналлар укырга һәм аларның иң кызык дип тапкан өлешләрен социаль челтәрләрдә урнаштырырга тиеш. XVIII әдәби марафонга Аксу авылы китапханәсе буенча барыгы 26 китап укырга яратучы укучылар кушылды. Китапханәдә әдәби марафончылар белән төрле чаралар үткәрелеп тора. Балаларның кышкы каникул көннәрендә 8-9нчы сыйныф әдәби марафончылары белән “Миллион татар” журналына һәм «Китап белән күз ачыла, тел белән сүз ачыла» темасына оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.