Табышмаклар кичәсе:“Табышмак әйтәм, тап!”.
9 нчы гыйнвар көнне Аксу авылы китапханәсе ишекләрен Аксу урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары ачты. Китапханәдә укучылар балалар шагыйре Нәкыйп Каштанов иҗаты белән таныштылар. Китапханәче “Табиб җанлы шагыйрь” темасына оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Ахырдан балалар белән “Табышмак әйтәм, тап!” уены оештырылды. Н.Каштановның китапларында булган табышмакларга балалар бик тиз җаваплар таптылар.