Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:"Табиб җанлы шагыйрь".

8нче  гыйнвар  балалар язучысы, табиб Нәкыйп Каштановка 80 яшь тулу уңаеннан китапханәдә “Табиб җанлы шагыйрь” темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының китаплары, Н.Каштанов иҗаты белән бәйле газета-журналлар урын алды.

Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов 1942 елның 8 гыйнварында Чуашстан Республикасының Батыр районы Кыр-Бикшик авылында туа. Н.Каштанов – балалар прозасында  актив иҗат итә. Аның «Төлке» операциясе» (1995), «Ак күгәрчен күктә уйный» (1999), «Тылсымлы курай» (2001) кебек китапларындагы повестьлар, хикәяләр, әкиятләр, мәзәкләр укучылар тарафыннан җылы каршы алына.