Китап күргәзмәсе:“Айдар Хәлим- милли җанлы әдип “.
“Айдар Хәлим- милли җанлы әдип “ темасы астында оештырылган китап күргәзмәсе язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлим иҗатына багышланды. Аңа 1нче гыйнварда 80 яшь.. Күргәзмәдә язучының төрле елларда иҗат ителгән китаплары урын алды.Татар әдәбиятының мактанычы һәм горурлыгы булган каләм ияләре арасында Айдар Хәлим лаеклы урын тота. Айдар Хәлимнең иҗаты күп кырлы. Айдар Хәлим татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби-эссеистик тәнкыйте өлкәләрендә зур активлык белән эшли.