Әдәби кичә:“Галимҗан Шәрәф-татар халкының маягы".
Галимҗан Шәрәф(Галимҗан Шәрәфетдин улы Шәрәф — тел галиме, язучы, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. Милләт Мәҗлесе депутаты. Идел-Урал штат-лары төзү тарафдары. Атаклы бертуган Шәрәфләрнең берсе.
Галимҗан Шәрәф 1896 елның 29 декабрендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Буа районы) Аксу авылында туган. Аның тууына быел 125 ел тула. Аксу авылы китапханәсендә авылдашыбыз Галимҗан Шәрәфнең олуг юбилеена карата “Галимҗан Шәрәф-татар халкының маягы” темасы астында әдәби кичә үткәрелде.