Китап күргәзмәсе:«Разил Вәлиев - танылган язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе».
Татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиевка 4нче гыйнвар көнне 75 яшь тула. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсендә «Разил Вәлиев - танылган язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе» исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды.
Разил Вәлиев (тулы исеме Разил Исмәгыйль улы Вәлиев) — татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы. Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (2017). Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы. Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.