Әдәби сәяхәт:"Балалар күңеленә юл – шигырьләр аша".
4 нче гыйнвар көнне Аксу авылы китапханәсендә балалар шагыйре Рафис Корбанга 65 яшь тулу уңаеннан 5нче сыйныф укучылары белән "Балалар күңеленә юл – шигырьләр аша" дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде. Беренче китапханәче Нургалиева Ф.Җ. укучыларны Рафис Корбан иҗатына, китапларына багышлап төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Рафис Корбан шигъриятендә бер үзенчәлек бар.Алар шат елмаю аша дөньяны танып белергә өйрәтәләр. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып уку вакытында моңа инандылар.Ахырдан Р.Корбан китапларыннан табышмакларга җаваплар табылды.