Акция: ”Иң өлгер китап укучы”.
Китап – белем иленә, бәхет дөньясына алып керүче. ”Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә”, дигән халык. Үз-үзеңне тәрбияләү, индивидуаль рухи тормыш та китаптан башлана.
Китап кешенең дусты, тәрбиячесе, укытучысы булырга тиеш. Һәр балада кечкенәдән үк китапка мәхәббәт тәрбияләнмәсә, әгәр китап уку аның рухи ихтыяҗына әйләнмәсә, үсмерлек елларында аның күңеле буш була, уйламасаң да, ул каяндыр килеп чыккан начарлык белән тула.
М.Горький да бит: “... китапны яратыгыз, ул тормышыгызны җиңеләйтә, уйларның, хисләрнең, вакыйгаларның чуар һәм ярсу буталчыгыннан чыгарга ярдәм итә, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә...” дигән. Укучыларны китап укуга, гомумән, аңлап һәм сәнгатьле укуга ихтыяҗ булдыру максатыннан китапханәдә 2нче гыйнвар көнне укучы балалар арасында ”Иң өлгер китап укучы” дигән акция узды. Акциядә барысы 10 укучы катнашты.Балаларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.