Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:"Зәки Нури - көрәшче шагыйрь".

Талантлы язучы, фольклорчы, тәрҗемәче, халыклар дуслыгы җырчысы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, актив җәмәгать эшлеклесе, фронтовик шагыйрь, 80гә якын китап авторы Зәки Нуриның (1921 - 1994) тууына 24 нче декабрьдә 100 ел була. 1921нче елның 24 декабрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Төкесе  авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык колхоз яшьләре мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1934-1937 һәм  1940-1941 елларда Татарстанның хәзерге Кукмара районындагы Лубян урман техникумында  белем ала, 1938-1940 еллар арасында Ерак Көнчыгыштагы  Николаевск-на-Амуре шәһәрендә диңгез порты төзелешендә һәм Чуашстанның Шомырша урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча хезмәт чыныгуы уза. 

    Китапханәдә «Зәки Нури –көрәшче шагыйрь» темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды.     .