Китап күргәзмәсе:«Халык язмышы-шагыйрь язмышы».
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сибгат Хәким – татар поэзиясенең олылыгын, шигъри киңлеген билгеләүче әдип. Анын шигърияте - иң изге хисләр, якты хыяллар - өметләр белән сугарылган иҗат! 2021нче елның 4нче декабрендә Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тула. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсендә «Халык язмышы-шагыйрь язмышы» дигән күргәзмә оештырылды.