Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап укучылар конференциясе : “Татар әдәбиятында Ана образы”.

28 ноябрь-Әниләр көне уңаеннан Аксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Рәзинә Фәрит кызы җитәкчелегендә “Татар әдәбиятында Ана образы” дигән тема астында китап укучылар конференциясе үткәрелде. 8нче сыйныф укучылары бөек әдипләребезнең Ана образы яктыртылган әсәрләрен укып, эчтәлекле чыгышлар ясадылар. М.Җәлил, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, Р.Миңнуллин, Х.Сәрьян, Ә.Еники, Ш.Хөсәенов китапларыннан күргәзмә оештырылды. Китапханәче  Нургалиева Ф.Җ. санап үтелгән авторларның китапларына укучыларның чыгышы вакытында күзәтү ясап барды.