Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

3декабрь-Халыкара инвалидлар көне."Шәфкатьле булыйк!"

3нче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн-язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез-Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме-тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр.Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, без аларга күңел җылысын бүләк итик, тормыштагы авырлыкларын оыттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк! Аксу авылы китапханәсе, мәдәният йорты, Аксу авыл җирлеге хезмәткәрләре Госманова Гөлназ, Бикчәнтәева Гөлия һәм Назмиева Айсылуларның өйләренә барып, хәлләрен белдек, күчтәнәчләр тапшырдык. Мин  китапханәче буларак, аларны китапханәгә килә торган газета-журналлар белән таныштырдым. Безнең бу акциябез “"Шәфкатьле булыйк!" темасы астында узды.