Сәламәтлек сәгате:“СПИД-гасыр бәласе”.
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы һәм ООН карары нигезендә, 1988 елның 1 декабреннән алып, һәр елны бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан китапханә мөдире Нургалиева Ф.Җ. Аксу урта мәктәбенең "Мөстәкыйль балалар" отряды членнары белән “СПИД-гасыр бәласе” дигән тема астында сәламәтлек сәгате үткәрде.