Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әңгәмә:“Бурычларны һәм хокукларны әкиятләр аша өйрәнәбез”.

1954 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе әлеге истәлекле көнне “дөньяда туганлык һәм балаларның үзара аңлашып яшәвенә, бөтен Җир шарында балаларның имин тормышын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлек көне” буларак билгеләп үтүне гадәткә кертергә тәкъдим иткән. Ул милләтләр арасында бердәмлекне һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытуга да бер этәргеч. 20 ноябрь 1959 елда Ассамблея тарафыннан - Бала хокуклары декларациясе, ә 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителү белән дә истәлекле.                         

Халыкара бала хокуклары көне уңаенннан Аксу урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән китапханәдә “Бурычларны һәм хокукларны әкиятләр аша өйрәнәбез” темасы астында әңгәмә үткәрелде.