Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әдәби сәгать: "Сабый җанлы абый".

Балалар язучысы Ләбиб Леронга 60 яшь тулу уңаеннан Аксу урта мәктәбенең 1-5 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Сабый җанлы абый" темасы астында әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. балаларны Л.Леронның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Аннары укучылар шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрен һәм хикәяләрен сөйләделәр.Бик эчтәлекле, күңелле чара булды.