Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китапханәнең иң актив өлкән китап укучыларын Халыкара өлкәннәр көне белән котлау.

 1990 нчы елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.    Хөрмәтле өлкәннәребезне котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла.  Китапханәнең  иң актив өлкән китап укучыларын Халыкара өлкәннәр көне белән котлау оештырылды. Аксу урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Камалиева Гүзәл Җәвит кызы белән берлектә бу көнне  Мөлекова Гүзәлия Гариф кызында булдык. Укучылар ветеран укытучыбызны өлкәннәр көне белән котлап үзләренең матур җырларын һәм шигырьләрен бүләк иттеләр.Ә китапханәче Нургалиева Ф.Җ. аны китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштырды, укырга тәгъдим итте. Гүзәлия апа балаларга китап укуның  әһәмияте турында сөйләде. Ахырдан үзебез белән алып килгән бүләкләребезне тапшырдык.