Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

#тугантелбезнеңмирас/#Роднойязыкнашенаследие

2021ел - Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Аның максаты-Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, шулай ук республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Буа үзәк  китапханәсе оештырган  «Туган тел-безнең мирас " шигъри акциясенә Аксу авылы китапханәсе дә кушылды. Акциядә  катнашучылар  үз туган телләрендә туган тел турында  шигырьләр укыдылар  һәм видеога яздырдылар. Ролик социаль челтәрләрдә #тугантелбезнеңмирас/#Роднойязыкнашенаследие хештегы белән урнаштырылды.Акциядә барлыгы 21 укучы катнашты.