Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

1нче сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру.

Татарстан Республикасында “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның төп максаты-балаларның буш вакытларын танып-белү һәм мәдәни ял итүгә җәлеп итү. Шул уңайдан 24нче сентябрь көнне Аксу урта мәктәбендә китапханә белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни дәрес” үткәрелде. Беренче сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Укучыларны сыйныф җитәкчесе Зиннатуллина Л.В. проект кысаларында көндәлекне алып бару тәртибе белән таныштырды. Авыл китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. балаларны китап уку серләренә төшендерде,китапханәгә килә торган газета-журналлар белән таныштырды. Соңыннан балаларга үзенең бүләкләрен тапшырды.