Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Библиографик дәрес:"Әй ямьле туган ягым".

14 нче сентябрьдән 19 нчы сентябрьгә кадәр Аксу авылы китапханәсендә ачык ишекләр атналыгы игълан ителде. Ул "Нәни дусларым, рәхим итегез!" темасы астында уза. 16нчы сентябрь көнне 2нче сыйныф укучылары белән "Әй ямьле туган ягым" темасы астында библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. балаларны шәһәребез Буа белән таныштырды, якташ шагырьләребез иҗатына тукталды. Укучыларда бигрәк тә балалар өчен күп кенә шигырьләр язган Йолдыз Шәрәпова иҗаты зур кызыксыну уятты. Соңыннан балалар Р.Харис, Р.Сәлах һәм Йолдызның китапларын өйләренә укырга алдылар.