Китап күргәзмәсе: "Буа ягым-тау ягым, якты янсын маягың!".
15 сентябрь-Буа шәһәренең 241 , район оешуга 91 ел тулуга карата китапханәдә "Буа ягым-тау ягым, якты янсын маягың!" темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шәһәребезнең тарихын , Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбызның батырлыгын чагылдырган китаплар урын алды. Шулай ук күргәзмәгә якташ һәм җирле язучыларыбызның китаплары да куелды.