Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Библиографик дәрес: “Китап язмышы-халык язмышы”.

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Укучы балада китапны хөрмәт итү, аны зурлау кебек хисне тәрбияләү максатыннан 17 нче август көнне китапханәдә “Китап язмышы-халык язмышы” темасы астында библиографик дәрес үткәрелде.