Китап күргәзмәсе: "Күңел байлыгы – шигырьләрендә".
Шагыйрь,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия иясе Харрас Әюповның тууына 75 ел тулу уңаеннан 20 нче август көнне китапханәдә "Күңел байлыгы – шигырьләрендә" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм аның турында язылган журналлар урын алды.