Китап күргәзмәсе:"Якташыбыз Вахит Хаков-телебезнең зур галиме".
Күренекле галим Вахит Хаковның тууына 95 ел тулу уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә "Якташыбыз Вахит Хаков - телебезнең зур галиме" темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды.
Вахит Хөҗҗәт улы Хаков 1926 елның 16 августында Татарстан Республикасының Буа район, Күзби авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Вахит Хаков – дөньякүләм танылган тел белгече, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының атказанган профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең академигы, Австралиядәге “Җир шарында Гуманизм һәм Гаделлек өчен” дигән Халыкара Рыцарьлар Конфедерациясенең әгъзасы һәм башка бик күп мактаулы исемнәргә лаек бөек шәхес.