Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:“Табигать-уртак йортыбыз”.

5 июнь - Бөтендөнья  әйләнә-тирә мохитне саклау көне.Без - табигатьтән, табигать бездән башка яши алмый. Ләкин ул безнең игътибарга, яратуга, саклауга мохтаҗрак кебек. Безнең төп максат: әйләнә-тирәдәге яшеллекне, зәңгәр күк йөзен, саф һаваны һәм дусларыбыз, хайваннар, кошлар, бөҗәкләрне саклап калу. Шушы истәлекле көн уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә “Табигать-уртак йортыбыз” темасына китап күргәзмәсе оештырылды.