Китап күргәзмәсе: "12 июнь-Россия көне".
12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә китап укучылар игътибарына "12июнь-Россия көне” дигән китап күргәзмәсе оештырылды . Ул үз эченә түбәндәге бүлекләрне алды:”Россия-минем горурлыгым”, “Бердәмлектә безнең көчебез”.